Казанда разведчик Самра Бикмиева турында «Красивая» китабы тәкъдим ителде. Самра Бикмиевага хәзер 101 яшь. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы хәбәр итә.
Әлеге китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителгән. Бер ел элек ул ветеран белән шәхсән танышкан һәм андый кешеләр турында китап язарга кирәген әйткән.
Самра Бикмиева катлаулы тормыш юлы уза. Ул 10 яшендә үк халык дошманы дип игълан ителә. Гомере буена исемен алты тапкыр үзгәртә. Сугышта була, аннан соң Тышкы разведка хезмәтендә эшли.
Китапның авторы – «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина «Красивая» китабында разведчик Самра Бикмиеваның барлык хатирәләрен тупланган.