Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы башлыгы Альфит Ибраев Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдинов кебек шәхесләребезне барлау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим дип саный.
Бу фикерен ул бүген, 8 октябрьдә, Бәрәңге бистәсе мәдәният йортында «Насретдинов укулары: «Марий Эл җирлегендə ислам традициялəре. Фидай-Мөхəммəд хəзрəт һəм Хəлил хəзрəт Насретдинов мирасы» төбəкара фəнни-мəгариф конференциясендә әйтте.
«Кызганыч, бу дәрәҗәле шәхесләрне барлау эше моңарчы читтә калып килде. Дин өлкәсендә зур эз калдыручыларны шушылай олылау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим. Мондый тарихи вакыйгаларны тагын үткәрербез», – диде Ибраев.
Конференция Идел буе Болгар дəүлəтендə рəсми рəвештə ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Анда Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нəзарате рəисе Фəрит хəзрəт Шагеев, Марий Эл республикасы һəм Бəрəңге бистəсе администрациялəре вəкиллəре, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шəех Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы вəкəлəтле вəкиле Мөнир Беюсов, Россия мөселманнары Диния нəзарате үзəк аппараты вəкиллəре катнашты.
Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә әлеге нәселнең вәкиле – Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдиннең илебез мөселманнарының язмышында әһәмиятле эз калдыруы ассызыклана. «Бөек Ватан сугышы елларында Хәлил-Рахман хәзрәт Мәскәүнең бердәнбер эшләп килгән мәчете − Мәскәү җәмигъ мәчете мөнбәрен тотып торучы, мәчеттән фронтка тупланып китүче Ватанны саклаучыларга хәер-фатыйхасын бирүче, Ватаныбызның җиңүе өчен бертуктаусыз догада торучы мөхтәрәм хәзрәт булды» – диелә мөрәҗәгатьтә.
Насретдиновлар нәселенең дәвамчысы Рамил хәзрәт Зөлкарнаев бүген үзенең әлеге нәселдә бердәнбер хәзрәт булуын әйтте. «Безнең нәселгә багышланган “Нәсел хатирәләре” дигән ике томлык чыкты, конференцияләр узып тора. Бүгенге көндә мин Бәрәңгенең Кызыл мәчетендә имам-хатыйб, Бәрәңге мәхәлләсе рәисе булып торам. Нәселебездә башка дин әһелләре юк», - ди ул.