Җәй көне Казан аэропортыннан Төрмәнабадка даими рейслар ачыла һәм Ашхабадка яңадан очкычлар оча башлый. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан беренче һәм башлангыч этапта Төркмәнстан белән турыдан-туры һава юллары белән бәйле бердәнбер төбәк булачак. Шул рәвешле, очыш программасы пассажирлар өчен билгеле дәрәҗәдә эксклюзив продукт булып тора», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Төркмәнабадка Казаннан беренче даими рейс 1 июньгә билгеләнгән. Рейс чәршәмбе көнне башкарылачак: Татарстан башкаласыннан очып китү – 18.30 сәгатьтә, билгеләнгән пунктка барып җитү – 23.30 сәгатькә планлаштырылган.
Моннан тыш, 1 июльдән Ашхабадка да рейслар ачыла. Җомга көнне Казаннан самолет 10.50 сәгатьтә очачак һәм Төркмәнстан башкаласына 16.20 сәгатьтә барып җитә. Якшәмбе көнне Казаннан очып китү 23.35 сәгатькә билгеләнгән, ә килеп җитү вакыты – алдагы көннең 5.05 сәгатьтә.
«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төрекмәнстанда вакыт Мәскәүдән ике сәгатькә алда бара. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин», – дип искәрттеләр аэропортта.