(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Көнбатыш илләренең санкцияләре аркасында комплектлау материалларыннан мәхрүм калган машина төзелеше предприятиеләре федераль ярдәмгә мохтаҗ. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Тагын бер мөһим тема — халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү. Татарстанда барыннан да бигрәк кайбер машина төзелеше предприятиеләре зыян күрәчәк һәм тулы булмаган эш вакыты режимына күчәчәк», — диде ул.
«КАМАЗ» буенча җитештерү күләм 40 процентка кадәр кимергә мөмкин, һәм заводның 15 мең хезмәткәре комплектлаучы материаллар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә кадәр эшсез торырга мәҗбүр булачак. Бу мәсьәләне хәл итү өчен федераль ярдәм күрсәтүне сорар идек», — диде Миңнеханов.
Россия Президенты бүген РФ субъектларына социаль-икътисади ярдәм чаралары турында киңәшмә уздырды.