(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Бөгелмә районында булды.
Ул районның хисап сессиясе эшендә катнашты, «НТЭС» берләшмәсе цехларында булды, яңа производстволарны карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың Дәүләт Советы Рәисенә тар шәһәр урамнарында, завод цехларында һәм складларда эшләү өчен билгеләнгән техниканы күрсәттеләр.
Район советының отчет сессиясе Яшьләр сараенда узды. Район башлыгы Линар Закиров хисабында, республика программалары буенча 72 социаль объект төзелүе, капиталь ремонтлануы һәм төзекләндерелүе әйтелде.
Журналистларга утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин районның икътисад, социаль һәм мәдәни тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә уңай динамикасын билгеләп үттем. Хисап сессиясендә үзем дә катнашкан һәм район җитәкчелеген тәнкыйтьләгән 2019 елдан аермалы буларак, быел Бөгелмә үз үсешендә җитди адым ясады. Иң мөһиме, кешеләрнең кәефе яхшырган, алар белән миңа сәфәр вакытында очрашу насыйп булды», – диде.