(Әгерҗе, 15 февраль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Бүген, 15 февральдә, Әгерҗедәге яңа мемориаль комплекста үз Ватаныннан читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистлар истәлегенә митинг булды.
Якташларын искә алырга район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, «Хәрби туганлык» район бүлекчәсендә катнашучылар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр һәм «Форпост» үзәге активистлары килде.
«Хөрмәтле ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар! Ватаныгызга тугрылыгыгыз, бүгенге буын белән бәйләнешегезне югалтмавыгыз, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешегезне кертүегез һәм ата-бабаларыгызның данлы традицияләрен дәвам итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә», — диде район башлыгы Азат Вәлиев.
1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды. Ул вакыттан соң 33 ел вакыт узды, әмма бу көнне без тарихның шул дәһшәтле чорына кире әйләнеп кайтабыз. Бу датаның тарихы турында хәрби комиссар Илгиз Наил улы сөйләде. Ул укучылар белән эш алып барырга, патриотик эшкә басым ясарга чакырды.
Митингта катнашучылар традиция буенча мемориалга чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Районнан хәрби хәрәкәтләрдә барлыгы 122 кеше катнашты. 1 кеше (Хөснетдинов Рафис Садыйк улы, 29.06.1984 ел) һәлак булды. Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы тагын 35 ветеран тыныч вакытта авырулардан үлде.