(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Төмәндә имамнарның квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Имамнарның квалификациясен күтәрү курслары Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән оештырылды. Белем бирү программасын Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан ислам институты һәм Уфа шәһәренең Россия ислам университеты белгечләре дә алып барылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Курслар ислам дине өлкәсендәге мөселман вәкилләренең белем дәрәҗәсен заманча тормыш үзенчәлекләрен исәпкә алып яхшырту максатыннан оештырылды. Курслар барышында тәкъдим ителгән уку программаларын мөселман оешмаларының 80 имамы һәм рәисе үзләштерде. Оештыручылар фикеренчә, квалификация күтәрү курслары дини белемнәрне тирәнәйтергә, аларны мөселман дин гыйлеме үсешен исәпкә алып, актуальләштерергә мөмкинлек биргән.