(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев», «ОАК» гаммәви акционерлык җәмгыятьләре һәм «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге вәкилләре белән киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов „Туполев“ гаммәви акционерлык җәмгыятендә булып, авиатармакны алга таба үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә „Туполев“, „ОАК“ гаммәви акционерлык җәмгыятьләре „Технодинамика“ акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге вәкилләре катнашты», — диелә матбугат хезмәтенең хәбәрендә.
Моннан тыш, киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашкан.