(Яшел Үзән, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәннең Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында «Нигмәтҗан» мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Шунысы куанычлы, нәкъ менә бүген биредә мәдрәсә ачылды.
Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән имамы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм җирле халык катнашты.
Авылның өлкән кешеләренә азык-төлек җыелмалары таратылды, район башлыгы һәркем белән шәхсән аралашты, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Бәйрәм ашы алдыннан, мәчеттә намаз укылды.
Михаил Афанасьев мәчеткә истәлекле бүләк — Шамаил кулъязмасы бүләк итте, дини оешманы үстерүгә хәйрия кертеме ясады, шулай ук бүләкләр тапшырды.