(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Красноярск Җәмигъ мәчетендә дизайн белән эшләнгән яңа ишекләр урнаштырылган.
Ишекләр Себер шартларын исәптә тотып, махсус заказ буенча остаханәдә эшләнгән, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.
Ишекләр үзләре алюминийдан ясалган, эчендә җылыту материалы һәм корыч пластина урнаштырылган. Ишекләрне ислам стилистикасында уемлы орнамент бизи. Ишек тоткалары да шулай ук заказга әзерләнгән. Үзәк ишекләр меценат – мәчеткә йөрүче мәхәллә кешесе акчасына ясалган. Шундый ук стильдә, ким дигәндә, җиде ишек ясау ниятләнә.
Аннан соң реконструкция планы нигезендә, идәнгә ак плитә җәю һәм мәчетнең үзен ак төскә буяу планлаштырыла.
Киләсе елда бөтен җылыту системасын яңарту, җылы идәннәр урнаштыру, мәчет территориясен төзекләндерү һәм яктырту эшләре башланачак. Шулай ук асфальтны брусчаткага алыштыру күздә тотыла, диелә хәбәрдә.