(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше вафат булган. Пандемия башланганнан бирле үлем очракларының гомуми саны 1248 очракка җиткән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Коронавирус инфекциясеннән 1942 һәм 1964 елларда туган ике ир-ат үлгән. Шулай ук республиканың 1932, 1937, 1938, 1949 елларда һәм тагын икесе 1953 елда туган алты хатын-кыз инфекция корбаны булган.