(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта бушлай татар теле курсларына тыңлаучылар җыю дәвам итә.
Дәресләр барлык теләүчеләр өчен һәм Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәгендә укыган кешеләр өчен үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Дәресләр шимбә көнне 13.00 - 15.00 сәгатьләрдә онлайн форматта үтәчәк. Татар телен Алинә Хәйруллина укыта.
Курсларга +7(951)061-1935 телефоны буенча һәм аlinkhairulina@mail.ru электрон почтасы аша язылырга мөмкин.