(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте әлегә илдә Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертү турында бернинди дә карар кабул итмәде. "Вазгыятьнең үсеше нинди булуын күрик. Саннарны күрәсез, алар көннән-көн үзгәрә.
Саннар әлегә оптимизм өчен сәбәп түгел, бигрәк тә бүгенге саннар», — дип бРФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза.
Хәер, россиялеләрнең бер өлеше өчен коронавируска каршы вакцинация мәҗбүри. Бу медицина, мәгариф, сәүдә өлкәләре кебек, кешеләр белән күп санлы элемтәле урыннарда эшләүче хезмәткәрләргә кагыла.
Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе бу чараны барлык гражданнарга да кертергә тәкъдим итте.
Соңгы көннәрдә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны һәм аннан үлүчеләр саны арта. Соңгы тәүлек эчендә 40 096 авыру теркәлгән һәм 1159 кеше ковидтан үлгән.
РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр итеп игълан ителде. Дәүләт башлыгы, пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген ассызыклап, һәркемне Covid-19дан прививка ясатырга чакырды.