Добавить новость

Американец прожил в Москве 3 года и рассказал, что его удивляет до сих пор в столице России

Бастрыкин потребовал доклад о расследовании обстоятельств гибели людей во Фрязине

Более 600 вакансий представят на ярмарке труда в Одинцовском округе

Определились лауреаты премии "Золотая маска"

World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Туксанынчы елларда эшләгән Ирек Нуриев: Фермер үзе генә уңышка ирешә алмый

Туксанынчы елларда эшләгән Ирек Нуриев: Фермер үзе генә уңышка ирешә алмый

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның Самара өлкәсендә Россиядә беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе оештыруда катнашкан Ирек Нуриев белән әңгәмәсе чыкты.

Ирек Гатиятович Нуриев — туксанынчы еллар башында Куйбышевта татар хәрәкәте кузгалып киткән вакыйгаларда катнашкан, барысын да үз күзе белән күреп белгән кешеләрнең берсе. Үткән атнада ул үзенең 75 еллык юбилеен каршылады. Шул уңайдан газета хәбәрчесе, Ирек Гатият улы белән очрашып, артта калган болгавыр еллар турында әңгәмә корып утырды. Ирек Гатиятович, туксанынчы елларда Сезнең эшчәнлек турында «Бердәмлек» газетасында хәбәрләр еш чыгып тора иде. Ләкин ул вакыттан бирле күп сулар акты. Сез безгә бөтен тормышыгызны да сөйләп бирсәгез, яхшырак булыр иде.

— Яшьлек чорым социализмга туры килгәнлектән, минем өчен бу иң бәхетле вакыт булгандыр. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында тормыш гөрләп тора. Мәктәбебездә алты йөзләп бала укый. Рус теле һәм әдәбиятыннан тыш бөтен дәресләр дә татарча. Җәен малайлар ашлык җыю, ә кызлар яшелчә бакчаларын утауда катнаша. Зур пыдаука чиләк (пуд сүзеннән) белән ашлыкны кырда машиналарга төйибез, амбарга кайтаргач, бушатабыз. 4 — 5 ел шулай йөри торгач, күрәм, кулларым маймылныкы кебек озынайган. 40 — 50 яшьләремдә генә нормага кайттылар. Шулай да тормыш рәхәт иде: кино, кичке уен, танцы, малайлар белән Юкәле таудан шуу — барысы да булды. Мин бит тулы гаиләдә, авыл интеллигенциясе булып саналган әти-әни кочагында үстем.

Мәктәптән соңгы тормышыгыз ничегрәк булды?

— Урта Азиягә туганнар янына китеп барып ялгышлык эшләдем. Ике елым әрәмгә китте. Мин анда техник училище тәмамлап, токарь һөнәре алып чыктым һәм бераздан туган якларыма кайтып, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Юллама буенча җибәрелгән Туймазы кошчылык фабрикасында да ошамады, кайтып Куйбышев план институтының фәнни-тикшеренү лабораториясенә урнаштым. Анда фәнни эш белән мавыгып киттем һәм аспирантурага кереп укый башладым. «Межхозяйственная кооперация в сельском хозяйстве» темасына язылган фәнни диссертациямне 1980 елда Краснодарда якладым.

Менә инде үзгәртеп кору еллары да килеп җитте. Гаиләм белән Куйбышевның Яшьләр йорты янындагы өйләрнең берсендә яшәп ятабыз. Карыйм, трамвай тукталышында белдерү элгәннәр: татар иҗтимагый җәмгыяте оештырылу уңаеннан милләттәшләребезне җыелышка чакырабыз, дигәннәр. Шулай итеп, миңа «Туган тел”не оештыру җыелышында катнашырга насыйп булды. Шуннан соң бөтен җыелышларга да килергә, нинди дә булса файда китерергә тырыша идем.

Шул ук вакытта тормышымда зур үзгәрешләр башланды. 1991 елда, колхозлар тарала башлагач, мин институттан киттем һәм диссертациямнең темасы буенча эшли башладым. Самара өлкәсендә Россиядә беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе оештырып җибәрдек.

Ул елларда Куйбышев облисполкомы рәисе булып эшләгән Виктор Тархов фермерлыкны күтәрү өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирде. Рәфгать Әһлиуллин аркылы өлкә газеталарына белдерүләр урнаштырып, фермер булырга теләк белдергән 30 — 40лап кешене тупладык. Шул акчага аларга тракторлар, комбайннар, йөк машиналары сатып алырга һәм эш башлап җибәрергә мөмкин булды. Гомумән, 1991 елда өлкәдә 2200 фермер теркәлгән иде.

Ләкин кооперациясез, аерым-аерым гына, фермерлар уңышка ирешә алмаганы аңа кадәр дә билгеле иде. 15 ел ассоциацияне җитәкләү дәверемдә, ягъни 2007 елга кадәр, мин һәр җыелышта кооперация кирәклеге турында сөйләп тордым. Берничә кооператив оештырып та караган идек.

Ләкин халык аны аңламады. Дөресрәге, партнерларга ышанмады. Туксанынчы елларда авыл хуҗалыклары җитештергән продукцияне җыеп алып киткән намуссыз кешеләр фермерларны алдап, акчасын кайтарып бирмәгән очраклар бик күп иде. Әле дә күбесе ышанмыйлар. Ә менә Татарстан фермерлары, соңгы елларда, җитештергән продукция тармаклары буенча кооперативларга берләшеп, яхшы гына керем алып торалар.

Мәсәлән, берничә крестьян хуҗалыгы җитештергән сөтне җыеп, май, каймак, катык, эремчек эшләп чыгаралар, аны үз кешеләре сата һәм цикл ахырында акчаны хезмәттәшләр арасында бүлешәләр. Шулай итеп, акча бер оешма эчендә әйләнә, ел ахырында алынган табыш пайлар санына карап бүленә. Димәк, без дә заманында дөрес юлдан барганбыз. Ләкин моның өчен җәмгыять әле әзер булмаган.

Ә тиздән инде кооперативлар да тарихта калырга мөмкин, чөнки агрохолдингларга алмашка Маркетплейс ише интернет- сату ысулы кертелә башлады. Җитештерелгән продукциянең сыйфат күрсәткечләрен, фотосурәтләрен Маркетплейс хуҗасына җибәрәсең дә сатып алучы сине интернет аша үзе эзләп таба һәм товарыңны өеңнән килеп ала. Дөрес, моның өчен дә тиешле процентларны түләргә туры киләчәк.

Ирек Гатиятович, авыл хуҗалыгында эшләргә кеше калмады бит инде, авылларда олылар гына яши. Сезнеңчә ничек, крестьян-фермер хуҗалыклары гына авылны саклап кала аламы?

— Хәзерге техниканы кара син! Механизация һәм автоматизация кертелгән саен кул көче кими. Ләкин кооперация булганда, авыл халкы җитештергән сөт, ит, җиләк-җимеш, яшелчә кооперативка тапшырылганда, эш урыннары артачак. Халык баеп китәчәк, һәм яшьләр дә авылларга кайтачак. Бу минем уйдырма түгел, бу Татарстанның инде тормышка ашырылган тәҗрибәсе.

Авыллар үсеш алса, әйбәт булыр иде. Бәлки шулай татар телебез дә сакланып калыр?

— Мәгариф системасын үзгәртмичә булмас, дип уйлыйм. Бала өйдә генә татар телендә сөйләшсә, ул үз телендә иркен фикер йөртә алмаячак. Димәк, аңардан язучы да, шагыйрь дә чыкмаячак. Шуңа күрә советлар чорындагы милли телләр укыту системасын кайтармыйча, һәр өйгә татар телендә басма матбугат яздырып алмыйча, булмас, дип уйлыйм. Татар авылларын, татар телен саклап калыйк дисәк, ата-ана да, мәктәп тә эзлекле һәм аңлы рәвештә бу юнәлештә эшләргә тиеш.

Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек әфәнде. Сәламәтлек һәм бәхетле картлык телибез Сезгә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Челябинским пенсионерам предложили выплачивать по 10 тысяч на музеи и театры

Как провести выходные на набережных с фестивалем «Лето в Москве. Все на улицу!»

"Урал Опера Балет" победил в четырех номинациях театральной премии "Золотая маска"

«Московская техническая школа» запустила новые курсы по робототехнике и сенсорике

Музыкальные новости

Компромат на Киркорова: стало известно, за что Успенская угрожает Джугелии

Собянин рассказал о развитии системы социальной помощи в Москве

Адель и Metallica подверглись антироссийской критике

Осипов: Чита может стать культурной столицей России в 2026 году

Новости России

В Зеленограде ликвидировали заброшенную постройку

«Московская техническая школа» запустила новые курсы по робототехнике и сенсорике

Леус: в Москве 25 июня ожидаются небольшие дожди и до +24 градусов

Воспитанники кузбасской Росгвардии стали победителями и призерами на всероссийских конкурсах

Экология в России и мире

Дарсонваль: что это, в чём польза, против угрей, выпадения волос и себореи

Американец приехал на отдых в Сочи и Крым и высмеял их

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане

Встреча бизнес-клуба Ассоциации текстильщиков в Москве

Спорт в России и мире

Даниил Медведев представил форму, в которой выступит на Уимблдоне

Елена Рыбакина впервые в 2024 году сыграла на Уимблдоне

Уимблдон потребует от российских теннисистов подписать декларацию о нейтралитете

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Moscow.media

Нивы без полного привода: проблема с некомплектом наконец решена

Росгвардейцы приняли участие в акции "Свеча Памяти".

Росгвардейцы обеспечивают охрану правопорядка во время празднования Дня защиты детей.

«Любовь и голуби»: кто ругал фильм Меньшова за «пошлость и пропаганду алкоголизма»











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Американец прожил в Москве 3 года и рассказал, что его удивляет до сих пор в столице России

«Хайлэнд Голд» провела региональный этап соревнований по мини-футболу на Камчатке

Собянин: Город одобрил гранты для столичных компаний более чем на 1 млрд рублей

Конференция военных историков пройдет в Музее Победы 26 июня