(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты республика журналистларының дөрес булмаган һәм фейк яңалыкларга каршы торуда рольләре зур.
«Гражданлык җәмгыятенең иң мөһим институты — массакүләм мәгълүмат чаралары. Журналистларның профессиональлеге һәм гражданлык позициясе мөһим. Аларның тәэсире редакция сәясәтенә билгеле бер йогынты ясарга тиеш», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.
Президент «Татмедиа» агентлыгына Журналистлар берлеге белән берлектә әлеге мәсьәләләрдә активлык күрсәтергә кирәклеген әйтте.