(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә татар язучысы Атилла Расих иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 16 сентябрьдә күренекле татар язучысы Атилла Расихның тууына 105 ел булган. Язучы Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә туган. Әнисе Зәйтүнә Мәүлетова бай сәүдәгәр кызы булган. Әтисе Габделкадыйр Рәсулов Троицкта танылган мөселман дин эшлеклесе Зәнулла Рәсуловның улы була. Златоуст шәһәре үзәк китапханәсенең Әхмәт Даушев исемендәге Милли һәм чит илләр әдәбияты бүлекчәсендә язучы биографиясе һәм иҗаты белән танышып була. Атилла Расихның иң иске китабы 1959 елда чыккан «Юлдагы маяклар» китабы тора.