(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда мөселман һәм православие яшьләренең иптәшләрчә уены узды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанда игълан ителгән «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында мөселман һәм православие яшьләре составындагы катнаш командалар арасында иптәшләрчә матчлар уздыру — күптән килгән гадәт. Бу юлы очрашу Казан православ рухи семинариясенең спорт залында узды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырды. «Матч сүздә түгел, ә чынбарлыкта уртак йортыбызда — Татарстанда ике диннең яшь вәкилләренең чын берләшү һәм дуслык символы булып тора», диелә хәбәрдә.