(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лаеш районы Зимняя Горка авылында була. Трассада йөк машинасы, «Лада Ларгус» и Daewoo Gentra бәрелешә.
Көчле бәрелүдән чит ил машинасының алгы бамперы очып китә һәм корпусның алгы өлешенә зыян килә, ә «Лада Ларгус» йөк машинасының тәгәрмәчләре астында кала.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» машинасының йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күргән.