Нурлат районы мөхтәсибәте милләттәшләребезгә дини тәгълимат, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән татар дини мирасын торгызу, телебезнең популярлыгын арттыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз дин әһелләренең татар телен саклап калу һәм үстерүгә кертә торган өлешләре турында җентеклерәк имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов белән сөйләштек.