(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мирасханә Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты» проекты ачылган .
«Иске графиканы танымаган, әмма мәгълүмат алырга теләгән укучылар да бар. „XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты“ проекты нәкъ шундыйлар өчен. Алга таба биредә „Шура“, „Икътисад“, „Әлислах“, „Вакыт“ кебек журнал-газеталарыбызның мәкаләләре урнаштырыла. Бу материалларны сайтка кую эше әле яңа башлап җибәрелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.
Аның әйтүенчә, «Яшен», «Яңа Япон мөхбире», Симферопольдә басылган» Гасре мөселманлык» журналы кебек өч дистәдән артык газета һәм журналлар укучылар игътибарына инде тәкъдим ителгән.
«Тәҗрибә шуны күрсәтә, соңгы чорда укучылар арасында вакытлы матбугат мәгълүматлары белән кызыксыну өстенлек итә. ХХ гасыр башында чыккан татар газета-журналлары битләреннән шул чорның төрле өлкәләренә караган мәгълүмати фактлар белән танышырга мөмкин. Сайтның бер сәхифәсе тулысы белән XX гасыр башы вакытлы татар матбугатына багышланган», — дип сөйләде ул.