(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. 1939 елгы ир-ат һәм 1936 һәм 1958 елгы ике хатын-кыз вафат, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 310 үлем очрагы теркәлгән.