(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Кыргызстан мөфтие Максатбәк Токтомушевны республика мөселманнары Диния нәзарәтендә финанс өлкәсендә закон бозган өчен Иминлек буенча дәүләт комитеты тоткарлаган, дип яза «Интерфакс» агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Иминлек буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча мөфти Максатбәк Токтомушевның гаепле булуын раслый торган дәлилләр табылган. Финанс буенча закон бозулар хаҗ кылу өчен кешеләр биргән акчаларны куллануга бәйле.
Табылган дәлилләр нигезендә, Токтомушев җинаять кылуда шикләнеп тоткарлана һәм вакытлыча тоту изоляторына озатыла.
Кыргызстан Иминлек буенча дәүләт комитеты комитет хезмәткәрләренә аеруча зур күләмдә ришвәт бирү факты буенча тикшерү эшен дәвам итә. Элегрәк мөфтинең баш хисапчысы тоткарланган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында мөфтият җитәкчелегенең хаҗ кылу өчен хаҗилар тарафыннан кертелгән акчаларны файдалануы ачыкланган. Аерым алганда, Мәккәгә хаҗ кылу өчен җыелган акчалардан мөфти шәхси финанс структураларына 100 млн сумнан артык (1,1 млн доллар) займ бүлеп биргән.
Коррупцион җәнҗал фонында Токтомушев үз теләге белән вазифасыннан киткән, диелә бу хәбәрдә.