(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан киткән.
“ТЮЗдан китүем вакытым җитмәү белән бәйле. Ниятләнгән проектларым бик күп. Барысына да җитешеп булмый”, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Туфан Имаметдинов 2019 ел башында үзенең ТЮЗның баш режиссёры вазифасыннан китүен игълан иткән иде. Ул театрның куючы режиссеры булып калды.
Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы. Биредә эксперименталь спектакльләр чыгару белән беррәттән чакыру буенча репертуар театрларында спектакльләр чыгара.
Яңа сезонда Тинчурин театрында “Полиционер” спектаклен чыгарды. Тиздән Түбән Кама татар дәүләт театрында спектакль куярга китәчәк.
Казан ТЮЗының баш режиссёры итеп Радион Букаев билгеләнде.