(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең махсус кунаклары - Россия һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар сериясе старт ала. Дәресләр XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында уза. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале тарихында сәхнә осталарының мастер-классы беренче тапкыр Татарстанның Югары Ослан районында оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Дәресләр ике мәйданчыкта – район мәдәният йортында һәм балалар сәнгать мәктәбе базасында уза. Бүгенге дәресләрне “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов (актерлык осталыгы), халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко (вокал), фестивальнең режиссеры һәм алып баручысы Марина Ясельская (конферанс), “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар (хореография) алып бара. Катнашучылар конкурсның төп таләпләренә бәйле сорауларына җавап алачак, шулай ук зур фестиваль хәрәкәтендә җиңү мөмкинлеген арттыру өчен үз номерларын камилләштерәчәк. Иртәгә “Созвездие-Йолдызлык” фестивале вәкилләре Татарстанның Түбән Кама районында чыгыш ясаячак. Биредә педагоглар составына режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү) та кушылачак. Мастер-класслар 17 февраль көнне Татарстанның Мамадыш районында, ә 18 февральдә Яңа Чишмә районында узачак.