(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле язучы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Тормыш сәхифәләре» («Страницы из жизни») китабы дөнья күрде. Аның авторы — Наил Исмәгыйлев. «Әдипнең якын туганнарының берсе буларак, ул Рафаэль Мостафинның яшьлек елларын — аның Баулы, Ленинград, Яңа Мусинда (Оренбург өлкәсе) яшәгән чорын тәфсилләп яза, Казандагы тормыш хәлләрен искә ала, иҗатына үзенчә бәя бирә. Китап язучының нәселенә кагылышлы фоторәсемнәр белән тулыландырылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә китапка кереш сүзен язган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Аның әйтүенчә, автор бу китапны Рафаэль Мостафинның быел май аенда узачак 90 еллык юбилее уңае белән чыгарган. «Рафаэль Мостафин алтын кеше иде. Галим дә ул. Журналистларны да укытты», — диде ул. Китап 160 биттән тора, киң катлам укучысы өчен язылган. «Китапта танылган татар язучысы, әдәбият белгече Рафаэль Мостафинның биографиясен кәгазьдә яктыртылды. Ул Татарстан, элеккеге Советлар Союзы, Россия укучыларына гына түгел, ерак чит ил кешеләре өчен дә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлында батыр эзтабар буларак танылган», — дип язган китапның авторы.