(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Вакцинациягә каршы торучылар бәхәс кузгатырга омтылдылар. Прививкага каршы булганнар залга ишек дөбердәтеп, ярсып килеп керде. Алар үзләренең барлык тарафдарларын да утырышка кертмәүләренә ризасызлык белдерде. Берничә кеше генә чакырулы булса да, прививкага каршы торучылар ике дистә кеше килгән, шунлыктан аларның барысын да кертмәделәр. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышка төрле юнәлештәге экспертларны җыйды. Утырыш Zoom режимында үтте. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева беренче тапкыр бер өстәл артында генетиклар, вирусологлар, эпидемиологлар, инфекционистлар, табиблар, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар җыелуын әйтте. «Бу тема беркемне дә читләтеп үтми. Халыктан да эксперт берләшмәсенең бәяләмәсе җитәрлек түгел дигән фикерләр ишетергә туры килә. Профессионаллар фикере мөһим, бу утырыш алардан файдалы мәгълүмат алуга юнәлдерелгән. Вакцинация мәҗбүри дигән сүз дә йөри. Бу дөрес түгел», — дип белдерде. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева вакцинациягә каршы булганнарны тынычландырып, утырышны ихтирам белән үткәрергә өндәде. «Әйдәгез, бер-беребезне тыңлыйк, бүлдермик. Бу утырыш вакцинацияне пропагандалау да түгел, прививкадан баш тартырга өндәү дә түгел. барлык сорауларыгызга җавап бирербез. Конструктив булырга тиеш», — дип мөрәҗәгать итте тавыш куптарган җәмәгатьчелеккә. Ләйлә Фазлыева һәм Зилә Вәлиева утырышта бары тик тыныч кына, ярсымыйча, тавыш күтәрмичә генә чыгыш ясау мөмкин дип кисәттеләр. Утырышта Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе галимнәре катнашты. Профессор, КДМУ ның медицина биологиясе һәм генетика кафедрасы мөдире Рөстәм Исламов Россиядә коронавируска каршы эшләнгән вакцинада вирус үзе булмавын әйтте. «Кеше организмына кертелә торган вакцинада коронавирусның бары тик бер гены гына бар, ул берничек тә яңадан авыру китереп чыгара алмый, шул аксым нәтиҗәсендә организмда антитәнчекләр формалаша, шуңа күрә прививка аркасында авыру мөмкин түгел», — дип аңлатты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева коронавирусның үлемгә китерү куркынычы булганын искәртте. "Вирус килеп керсә, бөтен гаиләне колачлый. Әгәр прививканың файдасы һәм ниндидер куркыныч китерү ихтималлыгын үлчәүгә куеп карасак, күпме гаиләгә фаҗига килгәнен искә төшерсәк, файдасы күпкә югарырак", - диде.