(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт Йортындагы эш кабинетында алар илнең бөтен мөселман җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны әзерләү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Әлеге датаны бәйрәм итү кысаларында тантаналы чаралар, фәнни-мәгариф һәм дини форумнар, конференцияләр, күргәзмәләр, конкурслар һ. б. уздыру күздә тотыла.
Шулай ук ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплануы да билгеләп үтелде.