(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе белгечләре массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау вакытында Казанда батут үзәгендә ял иткән өч баланың умыртка баганасы имгәнүен ачыклады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. «Имгәнгән балалар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан тикшерү үткәрелә», диелә бу хәбәрдә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Әлеге вакыйга турында « Интертат » сайтында «Батут үзәгендә бәйрәм: унбер баланың өчесендә умырткада компрессион сыну диагнозы» дигән мәкалә чыккан иде. Гыйнвар ахырында Казандагы батут үзәгендә туган көн бәйрәме Гыйлемхановлар гаиләсе һәм аларның дуслары өчен күңелсез вакыйга белән тәмамлана.