(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада 800гә якын кеше коронавирустан вакцинациянең беренче этабын узган. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев хәбәр итте. 8 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында COVID-19 авыруының барлыгы 602 очрагы теркәлгән, 472 кеше терелгән. Бүгенге көндә йогышлы авырулар госпиталендә 125 пациент дәвалануын дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда шул хакта хәбәр ителә. «Пандемиянең чигенүенә коллектив иммунитет кына ярдәм итәчәк, аны формалаштыру өчен, коронавирус инфекциясенә каршы вакытында вакцинация ясау мөһим роль уйный», — дип саный Тимур Гәрәев. Бүгенге көндә Түбән Камада вакцинациянең беренче этабын 796 кеше узды, тулы вакцинация узучылар — 268 кеше. Прививкага язылучылар исемлегендә тагын 4770 кеше чиратта тора.