(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә шәһәр поликлиникасында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. «Барысы да яхшы узды. Прививка ясаткач хәлсезлек булмады, температура күтәрелмәде, барысы да гадәттәгечә булды», — дип сөйләде Дмитрий Иванов. Коронавирустан прививка кампаниясе башлангач та, Чистай районында яшәүче 195 кеше вакцинаның беренче компонентын ясатты. Муниципалитет өчен бүлеп бирелгән барлык доза кулланылды. Бу көннәрдә поликлиникага коронавирустан вакцинаның яңа партиясе кайтырга тиеш.