(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казаннның 112нче мәктәбендә укучының пылавыннан ак җеп чыккан. Бу хактагы видеоязма «ВКонтакте» социаль челтәрдәге шәһәр пабликларының берсендә чыкты. Комментарийларда Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе җавап бирде.
Роликта укучының пылаудан ак җеп тартып чыгарганы күренә, җепкә дөгеләр ябышкан.
«112нче мәктәптә укучыларны менә шундый ризык ашаталар. Моның өчен департаментка рәхмәт!» — дип язган видео куйган кеше.
Соңрак бу хәл буенча Казан хакимиятенең рәсми аккаунты да җавап язган. «Пылау Авиатөзелеш районы мәктәбенең азык-төлек блогында пешерелгән. Бу хәл турында билгеле булуга ук укучыга ризыгын алыштырырга тәкъдим иткәннәр», — дип аңлатканнар мэриядә.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәгълүматы буенча, бу җеп дөге капчыгыннан төшкән һәм аны юганда да күрмәгәннәр. Бу вазгыять килеп чыгуда гаепле хезмәткәрләргә карата катгый чаралар күрелгән.
Моннан тыш, Казанның Авиатөзелеш районы мәктәп азык-төлек блогына продуктларны әзерләү процессын һәм ризык пешерү технологиясен тикшерү өчен белгеч җибәргәннәр.