(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда М5 трассасын автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен ачтылар. Бу хакта «Приуралье» идарәсе хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары өчен М5 трассасын вакытлыча ябулары турында хәбәр иткән иде.
13.00 сәгатьтә трассаны автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен кабат ачканнар.