(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 27 гыйнварда Мәскәүнең Н.А.Некрасов исемендәге китапханәсендә Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм тарихына багышланган китап тәкъдим ителде. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән китапның авторлары – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм ВЕСТИ ФМ радиостанциясе хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире – Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов. Китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең әлеге инициативасын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Тәкъдим итү барышында тыңлаучылар Рязань өлкәсенең кайсы районнарында татар халкы гомер итүе, аларның традицияләре һәм көнкүреше хакында күп мәгълүмат белән танышты. Мөселманнарның барлык дини тормышы аларның рус күршеләре тарафыннан «татар иманы» сыйфатында билгеләнә. Шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә тамашачылар игътибарына Киноҗомга проекты кысаларында Рязань өлкәсенең Подлипки (Шорын) авылы тарихы һәм тормышы турында сөйләгән документаль фильм тәкъдим ителде.