(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә һәм көндез республика буенча, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк арага начарлана.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, антициклон төбәк территориясенә салкын алып киләчәк.