(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда буран чыгу сәбәпле, юлларда 9 баллы «бөке»ләр хасил булды. «Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, хәрәкәт итүдә кыенлыклар башкаланың барлык районнарында да диярлек күзәтелә. Казанга керү урынында — Горький шоссесында зур «бөке» барлыкка килгән — биредә машина йөртүчеләргә шактый «утырырга» туры киләчәк. Шулай ук үзәккә таба Гвардия, Гадел Кутуй, Адоратский, Космонавтлар, Мамадыш трактында да «бөке»ләр хасил булган. Башкала үзәгендә дә шул ук хәл — биредә барлык үзәк урамнарда да диярлек хәрәкәт итүдә кыенлыклар күзәтелә. Авиатөзелеш районының Копылов, Максимов, Ленинград урамнарында да хәлләр яхшылардан түгел. Болай да гади булмаган вазгыятьне буран һәм күпсанлы аварияләр тагын да катлауландыра.