(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ялган кешенең күңелен каралта һәм дөрес юлда киртә булып тора, дигән фикердә Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Ялган кешенең калебен, ягъни күңелен каралта һәм хак юлда аңа киртә булып тора. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана. Мондый кеше Аллаһ каршында ялганчы булып языла», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә . Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, алдакчы кешенең фәрештәләре кача. «Әгәр мөэмин кеше, һичбер гозерсез, аз гына булса да ялганласа, аның ике фәрештәсе бер еллык юл ераклыгына ерагаер. Аллаһы Тәгалә шул кечкенә ялганы өчен генә дә аның сиксән хаталы эшенең гөнаһын язар», — дип сөйләде хәзрәт. Элегрәк Ислам динендә алдарга яраган очраклар турында язган идек .