(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия һәм Боливия «Спутник V» вакцинасын Латин Америкасы иленә сату турындагы килешүне имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Имзалау тантанасы ил Президенты Луис Арсеның Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә трансляцияләнде.
«Илебез һәм халкыбыз өчен әлеге мөһим килешүнең имзалануына шатбыз. Контрактта 5,2 миллион доза хакында сүз бара», - диде Президент.