(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Подрядчы сайлау буенча конкурс процедураларын гадиләштергән очракта, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау сроклары кыскартылырга мөмкин. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш советының уртак утырышында шундый фикер белдерде. «Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча конкурс процедураларын кыскарту һәм оптимальләштерү мәсьәләсенә кире кайтуны урынлы булыр дип саныйбыз. Хәзер ул шактый җайга салынган, төбәкләр зур булмаган вәкаләтләргә ия. Шуңа күрә сездән, Владимир Владимирович, Россия Федерациясе субъектларына конкурс үткәрү тәртибен билгеләү вәкаләтләрен бирү өлешендә үзгәрешләр кертү буенча РФ Хөкүмәтенә йөкләмә бирүне сорар идем, — диде Рөстәм Минниханов. Татарстан Президенты шулай ук күпфатирлы йортларның күп кенә милекчеләре мөстәкыйль рәвештә төбәк операторы катнашыннан башка ремонтка акча туплауларына борчылуын белдерде. «Бүген бу акчаларны тотуны контрольдә тоту мөмкинлеге юк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә төбәк операторында махсус хисап ачу мәсьәләсен хәл итүне кирәк дип саныйбыз», — диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының һәм Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы уртак утырышында катнаша. Утырыш Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин рәислегендә уза.