(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). БСТ телеканалы туры эфирында «Тамыр» каналының иҗат командасы «Бирешмә!» фильмының беренче сериясен күрсәтте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Яшүсмерләргә багышланган башкорт телендәге «Бирешмә!» дигән беренче телевизион сериал зур популярлык казанган. Сериалның икенче сезонын яшь тамашачылар өч ел көткән.
«Бу – барлык яшүсмерләрнең инновацион хәрәкәте. «Бирешмә!» сериалы бүгенге көндә урбанистик милли мәдәниятне, башкорт халкының киләчәген барлыкка китерә», - диде проект авторларының берсе Азамат Юлдашбаев.
«Бирешмә!» сериалы, җәмәгатьчелекнең игътибарын күчеш яшенең кыенлыкларына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һ.б. проблемаларга юнәлтеп, социаль әһәмияткә ия төсмер алды. Ул сериал сюжеты чикләреннән чыгып, реаль тормышка күчте.
2018 елда проект авторлары «Бирешмә!» дигән хәйрия концерты оештырды, аннан җыелган акчага ДЦП авыруыннан интегүче малай үзенең күптәнге хыялын чынга ашырды – диңгезне күрү бәхетенә иреште. 2019-2020 елларда исә сериалның баш геройлары тарафыннан тәкъдим ителгән «Бирешмә!» Беренче балалар премиясе гамәлгә куелды.