(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган», — диде Фәттахов. Министр сүзләренчә, бәйрәм «Татнефть арена» боз сараенда, коронавирус инфекциясенә каршы чараларны истә тотып, өч этапта үткәреләчәк. Бәйрәмдә «Dobro» төркеме чыгыш ясаячак, балаларга әкият күрсәтеләчәк һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылачак.