(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Декабрь башыннан Казан югары антициклон йогынтысында, шәһәрдә салкын аномалия күзәтелә. «Татар-информ»га КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев Татарстан башкаласында бу блоклаучы антициклонның тагын бер атна тоткарланачагы турында сөйләде. «Көндез шәһәрдә салкын һәм кояшлы. Җир суына, төнлә температура -20 градуска кадәр төшә. Декабрь аенда башланган салкын аномалия тагын бер атнага тоткарланачак. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, айның икенче декадасында Казанда температура нормадан уртача 3-4 градуска түбәнрәк булачак. Тәүлеклек уртача норма -8...-9 градус тәшкил итә», - диде ул. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, якындагы ял көннәрендә Казанда салкын булачак. 12 һәм 13 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә -9 градус булыр дип көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура -11...-12 градуска кадәр төшәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -13...-18 градус, аязган вакытта -20 градус...-25 градус көтелә. Көндез максималь һава температурасы -7...-12 градус. Юлларда бозлавык саклана. 13 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -13...-18 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр төшә. Көндез максималь һава температурасы -7...-12 градус чикләрендә булачак. Юлларда бозлавык хасил була.