(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яшь буын Татарстанда ришвәтчелекне тамырдан корытуга актив ярдәм итә, чөнки бу өлкәдә «чирле урыннарны» күрсәтә. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин IT-паркта узган коррупциягә каршы VII республика форумында белдерде. «Быел мин бик күп материалларны анализладым. Татарстанда коррупция узган елгы 10,5 проценттан быел 8,5 процентка кадәр кимегән», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул коронавирус пандемиясенә карамастан, коррупциягә каршы форумны үткәрелүен, бу теманың республика һәм тулаем ил өчен бик актуаль булуын әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга мөрәҗәгать итте. «Без тагын бер кат сездән яңа тәкъдимнәр ишетергә теләдек. Без сезгә яшьләр даирәсендә башкарылган эшләрегез өчен рәхмәтлебез һәм бу уңай нәтиҗәләр бирә», — диде ул. Татарстанның IT-паркында бүген коррупциягә каршы VII республика яшьләр форумы ачылды. Аның эшендә ТР хакимияте органнары җитәкчеләре, уку йортлары ректорлары, студентларның коррупциягә каршы комиссия рәисләре, республика яшьләр хәрәкәте һәм профсоюзлары активистлары, студентлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Форумның төп бурычы — яшьләрнең тәкъдимнәре буенча фикер алышу. Алар арасында — югары уку йортларында максатчан белем алу өчен урыннарны арттыру, балаларны мәктәпләргә кабул итүнең үтә күренмәлелеген булдыру, чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе буенча халык белән аңлату эшләре алып бару, тулай торакларда урыннар бирүне һәм аларда яшәү шартларын җайга салу, югары уку йортларында имтиханнарда күзәтүчеләрне тәкъдим итү мәсьәләләре бар.
Форумның йомгаклау өлешендә «Коррупциягә каршы марафон — 2019» кысаларында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.