(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Татарстан Диния нәзарәте ишегалдында Салихҗан Галиевның оныгы Сөмбел Мәхмүд кызы Галявинага җеназа намазы укылды. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
75 яшендә вафат булган мәрхүмәне соңгы юлга озатырга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды, җыелган халык катнашында җеназа намазын үткәрде һәм Сөмбел Мәхмүд кызының бу дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итүне, аның мәңгелек урыны Җәннәт түрләрендә булуын сорап дога кылды.
Мәрхүмә Казанның Яңа бистә зиратына әнисе янына җирләнде. Галиевлар нәселе татар милләте тарихында тирән эз калдырган. Танылган сәүдәгәр Мөхәммәдҗан Галиев игелекле эшләре белән мәгълүм, ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзетә һәм Галиев мәчетен зурайта. Аның бер улы Галимҗан Галиев-Баруди шушы мәчеттә имам-хатыйб була, балаларга белем бирә, ә икенче улы Салихҗан Галиев хәзерге Ал мәчеттә хезмәт итә.
Галимҗан Баруди Идел буе халыкларын ачлыктан коткару сәфәренә чыгып юлда үлә. Галиевларның нәселе бүгенге көндә Салихҗан хәзрәт ягыннан дәвам итә. Аның улы Мәхмүд, оныклары Сөмбел һәм Булат, бабалары кебек үк, фәнгә бирелә. Сөмбел Галявина гомер буе «Радиоприбор» заводында һәм «СКБ Прометей» оешмасында эшләгән, ә Булат Галиев КАИда укыткан, диелә бу хәбәрдә.