(Базарлы Матак, 9 декабрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә 17 яшькәчә яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия чемпионатының икенче туры башланды. Тур «Ләйсән» бассейнында өч көн барачак. Биредәге «Актай» командасы «Сармат-Ростов», Пенза белән Новосибирск өлкәләре, Краснодар белән Красноярск крайлары җыелма командаларын кабул итәчәк. Командалар көн саен бер-берсе белән өчәр матч уйнаячак. Әлки районында су полосы 2017 елда елда үсеш ала башлады. Бүген биредәге спорт мәктәбендә 60 бала су полосы белән шөгыльләнә. Алар арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы да оештырылган.
2020 елда тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге «Актай» 2020 ел башында ук Новосибирск һәм Красноярск көндәшләрен җиңеп, үзен танытты. Пандемия сәбәпле, беренчелек матчлары туктатылган иде, хәзер янә дәвам итәчәк. Базарлы Матактагы яшүсмерләр турнирыннан соң 15-19 декабрьдә 17 яшькәчә кызлар арасында Россия беренчелеге узачак. Уенны ачу тантанасында Әлки районы башлыгы Александр Никошин команданы җылы сәламләде һәм үз районы турында горурланып сөйләде. «Россиянең биш төбәге вәкилләрен күрүгә шатмын. Коронавирус вакытында сезнең спорт белән шөгыльләнергә теләгегез булу мактауга лаек. Республика президенты безгә бу бассейнны бүләк иткәч, безнең балалар йөзәргә өйрәнеп кенә калмады, ә ярышларда призлы урыннар да ала башлады», — диде Александр Никошин. Район башлыгы сүзләренчә, Базарлы Матакта су полосы буенча турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында, ТАССРның 100 еллыгында һәм Әлки районының 90 еллыгында үткәрелә.
«Шуңа күрә сез ярышларда катнашудан тыш, безнең район турында күбрәк белүегезне, туган якны өйрәнү музеенда (косманавтика бүлеге дә бар) булуыгызны телим. Безнең районда туган алты кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән», — диде район башлыгы. Ярышлар комиссары Илья Карасев районга кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте. «Базарлы Матакта безнең беренче уеныбыз. Яшүсмерләр сәләтләрен күрсәтергә тырышачак», — диде ул. Татарстан Су полосы федерациясенең башкаручы директоры Игорь Крюков су полосы буенча турнир үткәрү урыны буларак бассейнның дебюты мөһим булуын әйтте.