(Кукмара, 4 декабрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районының «Урал» хуҗалыгы Мәскәүдә онлайн рәвештә үткәрелгән «Алтын көз-2020» конкурсында катнашып, алтын медаль яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә хуҗалыкның баш зоотехнигы Нурсил Галиев хәбәр итте.
«Без бу конкурска 2019-2020 елның ун айлык эш нәтиҗәләре, селекс программасы турында мәгълүматлар җибәргән идек», — диде Нүрсил Галиев.
Бу аларның әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңүләре, 2016 елда да алтын медальгә ия булганнар иде.