(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешү тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә үз фикерләре белән уртаклашты. «Республиканы алдагы биш еллыкта тотрыклы итеп күз алдына китерәм, чөнки безнең әйдаманыбыз көчле, Президентыбыз ышанычлы», — диде. «Бөтен нәрсә җитәкчедән тора. Республика өчен иң әһәмиятлесе — тотрыклылык. Үзебезнең җитешкән, ирешкән казанышларыбызны югалтмыйча, республикабыз чәчәк атуга, халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә язсын иде. Безнең җитәкче ышанычлы, шуңа күрә бөтен халык Рөстәм Миңнехановка ышана. Республикада бүген бәйрәм итәбез. Аллаһка шөкер дип әйтәсе килә», — диде Рамил Төхвәтуллин.