(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе белән котлады. «Рөстәм Нургалиевич — Татарстанның чын капитаны! Без, республика халкы, табиблар, укытучылар, төзүчеләр, нефтьчеләр, спортчылар, Сезнең команда, Сезне котлыйбыз һәм яңа максатларга бергә барабыз! Уңышлар!», — дип язган Зарипов үзенең Instagram сәхифәсендә. Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узуы турында «татар-информ» хәбәр иткән иде.