(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Кремле Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлау телеграммалары ала. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Азәрбайҗан Республикасы Премьер-министры Али Әсәдов телеграмма җибәргән. «Сезнең ныклы абруегызга, бай тәҗрибәгезгә һәм Сезгә Татарстанның соңгы еллардагы уңышлы сәясәтегезне татар халкының хуплавы нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә гаять зур уңышларга ирештегез, Россия Федерациясе төбәкләре арасында күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыкты», — ди яза ул. Али Әсәдов сүзләренчә, Азәрбайҗан Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерүгә үзара аңлашуга һәм дуслыкка зур әһәмият бирә. «Ышанам, Сезнең актив катнашуыгыз нәтиҗәсендә без киләчәктә дә күп кырлы Азәрбайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы стратегик партнерлык кысаларында Азәрбайҗан-Татарстан хезмәттәшлеген үстерәчәкбез», — диелә текстта. Россия Федерациясенең Швейцариядәге Илчесе Сергей Гармонин да котлау телеграммасы җибәргән. «Сезнең бу җиңүегез һәм Сезнең сәяси абруегыз – Татарстан халкының абсолют ышаныч белдерүе. Ышанам, Сезнең дәүләт тәҗрибәгез, югары профессионализм, җаваплылык хисе һәм эшегезгә тугрылык республиканың чәчәк атарга һәм халыкара элемтәләрне, шул исәптән Швейцария кантоннары белән элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк», диелә бу текстта.