(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа санитар кагыйдәләр буенча Татарстанга чит илләрдән 604 кеше килгән, аларның барысы да дәүләт хезмәтләре порталында яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләрен урнаштырган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Без көн саен порталдан Мәскәү һәм Санкт-Петербург аша чит илләрдән килгән гражданнарның теркәлгәнме-юкмы икәнлеген карыйбыз һәм яңа коронавирус инфекциясенә анализлары булу-булмавын контрольдә тотабыз. Бүген анда 600 язма бар инде», - дип искәртте спикер.
Ведомство хезмәткәрләре нәтиҗәләрнең дөрес тутырылуын тикшерә: даталар, фамилияләрне чагыштыра. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, портал яхшы эшли, әмма яңа кагыйдәләр кертелү сәбәпле, республикада яшәүчеләр еш кына тиешле өч көн эчендә тест нәтиҗәләрен урнаштырып өлгерә алмый.
«Бүгенге көндә шушы 600, төгәлрәге 604 язма арасыннан теркәлгән затларның барысы да тест нәтиҗәләрен урнаштырган», - дип сүзен йомгаклады Любовь Авдонина.
Шунысын да искәртик: Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә тест тапшырырга кирәк.