(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президентына кандидат агитация кампаниясенә кереште, ул ике телеканалда туры эфирда чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ»га «Россия коммунистлары» партиясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Партиянең Татарстан бүлеге берьюлы берничә сайлау кампаниясе алып бара: муниципаль депутатлар сайлау һәм Татарстан Президентын сайлау. Кандидатлар актив агитациягә кереште - сайлаучылар белән очрашулар үткәрәләр, партия матбугатын һәм агитация материалларын тараталар. Ә Татарстан Президенты вазифасына кандидат, «Россия коммунистлары»ның Татарстан төбәк бүлеге комитеты беренче секретаре Альфред Вәлиев телевидениедә һәм радиода агитация алып баруга кереште», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук телевидение эфирларыннан соң ук Вәлиевнең сайлаучылар белән аралашуы, аларның сорауларына һәм теләкләренә җавап бирүе да билгеләп үтелә.
Альфред Вәлиевтән тыш, Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альмир Михеев («Гадел Россия») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) кандидат булып тора.